Актаныш гимназиясе укучылары - V Республикакүләм балалар кинофестивале «Милли мультFest» җиңүчеләре!
6 декабрь көнне Казанның «Мир» кинотеатрында V Республикакүләм балалар кинофестивале «Милли мультFest» лауреатларын хөрмәтләү тантанасы оештырылды. Әлеге фестиваль балаларның кинематографик иҗатын үстерүгә, татар халкының мәдәни мирасын саклауга һәм популярлаштыруга юнәлтелгән. Аның төп бурычы – татар телен саклау, тамашачы мәдәниятен формалаштыру, балалар һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль һәм иҗади дөньясын баету өчен шартлар тудыру.
Быелгы бәйгегә 505 гариза кабул ителгән. Алар Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән дә килгән. Нәтиҗәдә, «Милли мультFest»ның кыска исемлегенә (шорт-листына) Татарстан һәм башка регионнарның балалар бакчалары, мәктәпләре, иҗат студияләре һәм үзәкләре әзерләгән 19 эш узган.
Фестивальнең учредительләре – Татарстан Республикасы Раисе каршындагы татар һәм республикада яшәүче башка халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты. Оештыручы – ГБУК «Татаркино».
Актаныш районының Гуманитар гимназия-интернатында укучы балаларның ике эше дә фестиваль җиңүчеләре исемлегенә керде.
1 нче сыйныф укучысы Аюпова Зилә ясаган «Карак песи» мультфильмы 3 нче урын яулады. Зилә диплом һәм 50 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.
8 нче сыйныф укучысы Сабирова Айзирәк һәм 7 нче сыйныф укучысы Сабиров Самир төшергән «Җылы сүз кирәк» кыскаметражлы фильмы «Милосердие өчен» махсус призга лаек булды. Егет-кызларыбыз дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
Талантлы балаларны ихластан котлыйбыз! Аларга яңадан-яңа иҗади уңышлар, илһам һәм зур җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев