Ак халатлылар бәйрәме
Һәр елдагыча, быел да медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен табигать кочагында билгеләп үттеләр. 20 июнь көнне Сабантуй мәйданы аларның шат авазларына күмелде. Ел әйләнәсе халык сәламәтлеген кайгыртып яшәүчеләр, күпмедер вакытка онытылып бәйрәм иттеләр. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова да килгән...
|
Хезмәтләре хөрмәтләнде
Актаныш хастаханәсе шәфкать туташы Миләүшә Рәсим кызы Салихова Рәсәй Федерациясе сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау кәгазе, ашыгыч ярдәм бүлеге шәфкать туташы Чулпан Рәхимҗан кызы Сәрвәрова, гомум гамәли табибы Инсаф Азат улы Могътазиров, йогышлы авырулар бүлеге шәфкать туташы Фәрсия Нурлыгаян кызы Нәгыймова, Уразай фельдшер-акушерлык пункты шәфкать туташы Наилә Дагим кызы Ризванова Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау кәгазе, Актаныш шифаханәсе шәфкать туташы Зифа Галимҗан кызы Гыймазова, Иске Сәфәр фельдшер-акушерлык пункты шәфкать туташы Фәрсия Фоат кыз Габдрахманова, балалар дәвалау бүлеге шәфкать туташы Альбина Мөсәвир кызы Нурисламова Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты, клиник-лаборатория диагностикасы фельдшер-лобаранты Дилбәр Ягъфәр кызы Якупова район башлыгының Мактау кәгазе, район хастаханәсе шәфкать туташы Илина Назыйф кызы Әминова, Такталачык табиблык амбулаториясе шәфкать туташы Рәмилә Шәфигулла кызы Ханова, Байсар табиблык амбулаториясе шәфкать туташы Гөлнас Мирзасалих кызы Латыйпова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
|
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев