Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Актанышның “Туган як” музеенда Муса Җәлилгә багышланган әдәби чара узды

Бүген Актаныш районының “Туган як” музеенда каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган “Гомерем минем — моңлы бер җыр иде…” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Чарага шагыйрь иҗатын сөюче якташлар һәм мәктәп укучылары җыелды.

Актаныш районының “Туган як” музеенда Муса Җәлил истәлегенә багышланган эчтәлекле һәм җылы рухтагы очрашу узды. Әлеге чарада шагыйрь иҗатын яраткан райондашлар, әдәбият сөючеләр катнашты. Кичәгә шулай ук Актаныш беренче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары да килде.

Катнашучылар Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм батырлыкка тиң иҗади мирасын искә алдылар. Кичә барышында укучылар һәм кунаклар шагыйрьнең шигырьләрен тыңладылар, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Чыгышлар тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.

Әдәби кичә Муса Җәлил иҗатына хөрмәт һәм кызыксынуның дәвам итүен, яшь буынның милли әдәбиятка битараф булмавын тагын бер кат раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев