Актанышта Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган шигърият бәйрәме узды
Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган шигърият бәйрәме узды. Чарада район җитәкчелеге, сәнгать коллективлары һәм укучылар катнашты.
Бәйрәм программасында Актаныш районының сәнгать мәктәпләре укучылары, үзешчән театр коллективлары һәм бию ансамбльләре катнашып, Тукай иҗатына багышланган шигъри-музыкаль чыгышлар тәкъдим итте. Чарада балаларның сәнгатькә омтылышы һәм милли мираска ихтирамы ачык чагылды.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов үз чыгышында Габдулла Тукайның татар халкы өчен әһәмияте турында сөйләде. Ул Тукай иҗатының еллар узган саен тагын да якыная баруын, аның әсәрләренең бүген дә тормышта зур рухи кыйммәткә ия булуын билгеләп үтте.
— Тукайны яратырга кирәк, чөнки ул — безнең милли хәзинәбез. Аның иҗаты татар халкының байлыгын, моңын һәм рухи көчен бөтен дөньяга танытты. Балалар әкиятләр һәм шигырьләр аша Тукай дөньясына керә, ә өлкәннәр өчен ул — тормыш юлдашы булып кала, — дип ассызыклады район башлыгы.
Бәйрәм азагында катнашучыларга иҗади уңышлар, сәламәтлек һәм татар мәдәниятен саклап яшәү теләкләре җиткерелде. Тукай иҗатының мәңгелек булуы, аның татар теленең һәм милли рухның нигезе булып калуы ассызыкланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев