Актанышта «Сынчы» I Бөтенроссия сынлы сәнгать конкурсының йомгаклау этабы узды
Бүген Актанышның «Яшьлек» яшьләр үзәгендә якташыбыз, күренекле скульптор Васил Маликов исемендәге «Сынчы» I Бөтенроссия сынлы сәнгать конкурсының йомгаклау этабы узды. Иске Кормаш авылында туып-үскән скульптор истәлегенә багышланган бәйге республикабызның төрле почмакларыннан һәм илнең башка төбәкләреннән килгән талантлы яшь рәссамнарны һәм укытучыларны берләштерүче бәйге.
Конкурс программасы кысаларында катнашучылар Әнәк авылында булып, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең әтисе — Шәрип Шәймиев музеен карадылар. Аннары маршрут буенча Иске Кормаш авылына килделәр — әлеге авыл өч халык рәссамының: Васил Маликов, Әсхәт Сафаргалин һәм Зилфәт Басыровның кече ватаны булып тора. Кунаклар Иске Кормаш төп мәктәбендә булдылар, авылда яшәүче кул эшләре осталарының иҗаты белән таныштылар.
Шулай ук бәйгедә катнашучылар Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова музеендагы эксклюзив экспонатлар белән таныштылар. Әлеге музей сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында урнашкан.
Чараның йомгаклау өлешендә «Сынчы» I Бөтенроссия сынлы сәнгать конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Кунаклар игътибарына Актаныш балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Айрат Сәрвәров һәм Ләйлә Галимова эшләреннән торган күргәзмә тәкъдим ителде. Үзәкләштерелгән китапханә системасы хезмәткәрләре исә танылган татар скульпторларына багышланган тематик күргәзмә оештырган иде.
Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы инициативасы белән үткәрелә. Анда Татарстан Республикасының 17 районы һәм шәһәреннән, шулай ук башка төбәкләрдән килгән вәкилләр катнашты. Катнашучыларның яше — 6 яшьтән 23 яшькә кадәр, ә финалга 29 конкурсантның эше үткән иде.
Конкурсның төп максаты — халык сәнгате традицияләрен саклау һәм үстерү, шулай ук күренекле татар скульпторы Васил Маликовның иҗади мирасын популярлаштыру.
Чарада катнашучыларны һәм кунакларны Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов һәм
«Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе, якташыбыз Кадрия Идрисова сәламләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев