Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Аналарга – чәчәк бәйләме

Әниләр көненә багышланган халыкара чара Россиядә быел унбишенче тапкыр билгеләп үтелә. Бездә буыннан-буынга ишле бала табып үстерүче нәселләр күп. Быел республикада кадер-хөрмәтнең дә олысы аларга күрсәтелде. 28 ноябрьдә Казан шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үткәрелгән "Әниемә чәчәк бәйләме" бәйрәмендә безнең районнан дүрт күп балалы гаилә катнашып, район социаль...

Әниләр көненә багышланган халыкара чара Россиядә быел унбишенче тапкыр билгеләп үтелә. Бездә буыннан-буынга ишле бала табып үстерүче нәселләр күп. Быел республикада кадер-хөрмәтнең дә олысы аларга күрсәтелде.
28 ноябрьдә Казан шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үткәрелгән "Әниемә чәчәк бәйләме" бәйрәмендә безнең районнан дүрт күп балалы гаилә катнашып, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Мирзашәрипова җитәкчелегендә сигез әни - күп бала тәрбияләп үстерүче әниле-кызлы гаиләләр барды. Алар - Чуракайдан Айсылу Сәлахова, әнисе Зөлфия Нәбиева; Яңа Балтачтан Гөлфия Бакирова, әнисе Гафия Фаррахова; Такталачыктан Рәмилә Ханова, әнисе Сәбилә Хәбибуллина; Актаныштан Гөлназ Хуҗиәхмәтова, әнисе Розалия Мансурова.
Бәйрәмнән һәркайсы да сөенеп, матур тәэсирләр белән, илһамланып кайтканнар.
- Иң элек, Камал театрында бик матур концерт күрсәттеләр. Сокланып карап утырдык. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, 8, 6, 5 бала табып үстергән аналарга, елдагыча, "Ана Даны" медале тапшырылды. Һәркайсыбызга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр, - диде Айсылу Сәлахова.
Яңа Балтачтан Гөлфия Бакирова да:
- Бик күңелле булды. Бик хөрмәтләделәр. Камал театрында концерт караганнан соң, ресторанга алып бардылар. Авылга кайткач та сөенеп йөрим әле. Авылда хатын-кызның ел әйләнәсе эше бетә торган түгел. Әнием фермада эшләп ялга чыкты. Хезмәт ветераны. Мин дә колхозда пешекче булып эшләдем, хәзер социаль хезмәткәр, - ди.
- Бик җылы кабул иттеләр. Миннән дә бигрәк әнием сөенде шундый хөрмәт күрсәтелүенә. Аңа 67 яшь тула. Атказанган мәгариф хезмәткәре ул. Әбием Сәкинә дә күп бала тәрбияләп үстерде, гомере буе колхозда эшләде, тыл ветераны. Мин үзем мондый матур чарада 2009 елның 1 декабрендә катнашкан идем. Менә быел икенче тапкыр һәм тагын да сөенечлесе - әнием белән бергә бардык, - монысы Такталачыктан Рәмилә Ханованың бәйрәмнән алган тәэсирләре.
- Казанга барып, "Әниемә чәчәкләр" бәйрәмендә катнашу кәефне дә күтәрде, эшкә яңа көч тә алып кайттык. Анда баргач, үземне күп балалы әни буларак хис итеп, бер ара гаҗәпсенеп тә куйдым. Эш арасында, көндәлек мәшәкатьләр белән, балалар белән әвәрә килеп, ул хакта уйларга вакыт та калмый. Ә монда - бәйрәм тамашасында әни булуыңа горурлык хисләре кичерәсең. Янымда әнием булу, сөенечле мизгелләрне аның белән бергә бүлешү бик тәэсирле булды. Чәчәк бәйләмнәре бирделәр. Әниемнәргә бүләккә 3000 сумлык бүләк-сертификат тапшырдылар, - Актаныштан Гөлназ Хуҗиәхмәтова да шул рәвешле бәйрәм мизгелләрен яңартты.
29 ноябрь көнне район мәдәният йортында булып узган әниләр бәйрәме дә тамашага килүче һәр хатын-кызга чәчәкләр биреп каршы алудан башланып китте. Табигать ап-ак карга күмелеп, яңача бизәлгән көннәрдә ярату һәм хөрмәт билгесе булган чәчкәләрне кулга алу һәр хатын-кызга да бик кадерле булды. "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию, "Мизгел" бию, "Умырзая" җыр ансамбльләре, мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмне тамаша кылучы күп бала тәрбияләп үстерүче аналарга бик матур һәм эчтәлекле кичә тәкъдим итте. Район башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасарлары мөхтәрәм әниләребезне гүзәл бәйрәм белән тәбрикләп, әлеге көн уңаеннан истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Шул рәвешле, сәхнәгә бер-бер артлы өч, дүрт, биш бала үстерүче әниләр күтәрелде. Районның төрле тармакларында аларның тынгысыз, тырыш, җаваплы хезмәт куюлары да видеосюжетлар аша яктыртылды. Яңа Әлемнән савымчы Илиза Исламова, Әнәктән сугыш ветераны Халисә Шәйхразыева, мәдәниятле әниләр - Иске Кормаштан Хәния Сәлахова, Олыимәннән Вәсилә Мохитова, Иске Байсардан Рәзилә Гыйздәтуллинаны әни буларак та, хезмәт кешесе буларак та Актаныш телевидениесе хезмәткәрләре эчтәлекле сюжетлар аша ачып бирде. Кино геройларына истәлек бүләкләре тапшырганда залда утыручы һәркем ихлас алкышлары аша хөрмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев