Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Бүген район мәдәният сараенда «Йолдызлык – 2026» фестиваленең гала-концерты узачак

Бүген, 2 март көнне 17:00 сәгатьтә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае сәхнәсе балаларыбызның шат авазына күмеләчәк, биредә «Йолдызлык – 2026» фестивале кысаларында район балалар бакчаларының гала-концерты узачак.

 

Бүген Актаныш сәхнәсенә районыбызның иң нәни артистлары — мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре чыгачак. Тамашачыларны матур җырлар, дәртле биюләр һәм зур тырышлык белән әзерләнгән иҗади чыгышлар көтә. Гала-концерт балалар иҗатының, талант һәм илһамның чын бәйрәменә әверелер дигән ышанычта калабыз.

«Йолдызлык» фестивале ел саен сәләтле балаларны, педагогларны һәм ата-аналарны берләштереп, иҗади үсеш, дуслык һәм ярдәм мохиты тудыра.

Фестивальнең дәвамы 3 мартта булачак — иртәгә район мәктәпләре укучылары үз сәләтләрен күрсәтәчәк. Алар төрле иҗади юнәлешләрдә чыгыш ясап, осталыкларын һәм артистлыкларын тәкъдим итәчәкләр.

Концертка рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев