Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тиздән федераль проект нигезендә капиталь төзекләндерелгән Яңа Әлем мәдәният йорты үз ишекләрен ачачак

Федераль проектлар Россиянең иң ерак авыл җирлекләрендәге объектларга да яңа сулыш өрә. Мәсәлән, районыбызның Яңа Әлем мәдәният йортына капиталь төзекләндерү тулысынча илкүләм «Мәдәният» милли проекты программасы акчаларына башкарылды. Төзелеш ике ел дәвам итте.

Яңа Әлем районыбызның иң күп кеше яши торган авылы, янәшәдә генә Иске Әлем авылы. Биредә мәдәниятне, сәнгатьне ярата торган сәләтле халык гомер итә.

Балалар да кечкенәдән район балалар сәнгать мәктәбенең мәдәният йортындагы филиалына йөреп төрле яклап талантларын ачалар. Тормыш кайнап тора торган үзәккә халыкның ихтыяҗы зур. 

Төзекләндерү вакытында шушы үзенчәлекләр искә алынган. Бинаның түбәсе алыштырыла, фасады һәм нигезләре яңартыла. Иң үзәккә үткән җылылык системасы һәм электр челтәре алыштырыла. Вентиляция, янгын сигнализациясе урнаштырылган, идәннәр дә зманча. Тамаша залы исә концерт-спектакльләрдән тыш төрле квест-уеннар, очрашулар, иҗади һәм эшлекле чаралар оештырырга уңайлы итеп үзгәртелгән. Спорт залы да бар. Бүгенгә ремонт эшләре тулысынча төгәлләнгән. Мәдәният хезмәткәрләре проект кысаларында кайтачак җиһазларны, сәхнә пәрдәләрен көтәләр. 

Мәдәният йортын карап чыкканнан соң РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина төрле дәрәҗәдәге бюджет акчаларының максатчан куллануның шундый матур нәтиҗәгә китерүен әйтте:

- Яңа Әлем мәдәният йорты 1500 кеше яши торган җирлекнең  тарту урыны булачак. «Мәдәният» милли  проекты кысаларында объектны сафка бастыру өчен 65 миллион сум акча җәлеп ителгән. Аның өчтән ике өлеше федераль бюджеттан, калганы республика бюджетыннан бүлеп бирелде. Ә район бюджетына мәдәният йортының тирә-ягы матурлау, төзекләндерү эшләре башкарылды.

Мир белән яңартылган мәдәният йорты берничә атнадан рәсми төстә ишекләрен ачачак,-дип Әлфия Гомәр кызы, авыл җирлегендә Россия Дәүләт думасы депутатлары тәкъдиме нигезендә барлыкка килгән проектның уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп үтте.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев