Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Якташыбыз, Әлмәт театры актрисасы Асия Харисова: Спектакльләребез Актаныш тамашачысына да бик ошар

19 нчы августта Әлмәт татар дәүләт драма театры Актанышка гастроль белән килә. Театр сөючеләргә якташыбыз, Күҗәкә авылы кызы Асия Харисова катнашуында ике спектакль күрсәтеләчәк. Иртәнге якта балалар өчен Туфан Миңнулинның «Акбай һәм Сарык малае» спектакле, кичен Илгиз Зәйниевнең «Җиләкле җәй» пьесасы тәкъдим ителә.

Якташыбыз Асия Харисова Әлмәт татар дәүләт драма театрында 40 елдан артык бик күп рольләр башкарган, мактаулы исемнәргә лаек булган күренекле артистка. Нәкъ 60 яшенә аяк баскан 19 август көнне Асия апабыз райондашлары каршында имтихан тотачак. Бенефис спектаклен оештыру кебек мәшәкатләр белән янып-көеп йөргәндә  белән очрашырга да җай тапты ул.

Асия ханым, Актаныш тамашачысына ике спектакль күрсәтәчәксез. Нинди әсәрләр алып киләсез безгә?

Якташларыма иртәнге якта балалар өчен Туфан Миңнулинның «Акбай һәм Сарык малае» спектаклен уйныйбыз. Әсәрдә бүген бик тә кирәкле тел саклау мәсьәләсе күтәрелә. Мин анда сарык бәрәненең әнисен уйныйм. Әсәрнең эчтәлегенә килгәндә, Сарык бәрәне бүре телен өйрәнергә тели. Әнисе, ягъни мин- Асия Харисова моңа бер дә каршылык күрсәтмим. Бизәнеп-ясанып, тырнагын буяп йөрүче, бүгенге күпчелек әниләрне чагылдыручы ана,  сарык теле бетсен, бүре теле яшәсен, дигән фикерне алга сөрә. Бик тәрбияви спектакль.

-Икенчесе- заказ буенча Илгиз Зәйниев язган «Җиләкле җәй» пьесасын сәхнәләштерәсез, әйеме?

- Район мәдәният сараенда кичен Актаныш тамашачысына Илгиз Зәйниевнең «Җиләкле җәй» пьесасын күрсәтәчәкбез. Әлеге әсәрне театр драматургтан, халык соравы буенча, җиңел комедия итеп, заказ белән яздыртып алды. «Җиләкле җәй» спектакле сәхнәдә беренче тапкыр быелның апрель аенда куелды. Әлмәт тамашачысы аны бик яратып карый, кассада хәтта билетлар да бетә. Актаныш халкы да безнең комедиябезне яратыр дип уйлыйбыз.

Актанышта мәдәни яктан бик сәләтле халык яши. Сезнең театрда да якташларыбыз эшли дип беләбез. Алар да бу спектакльләрдә катнашамы?

 

Әйе, Әлмәт театрында Актанышта туып-үскән бик күп актерлар эшли. Шулардан Яңа Әлем кызы Дилбәр Әбүнәгыймова иртәнге спектакльдә катнаша. Алмаз Габдуллин, Илмир Нургалиев кебек якташларыбызның уенын ике әсәрдә дә күрә аласыз. Бездә тагын музыка бүлеге мөдире Гөлсияр Хөсәенова, рәссам-гример Гөлнара Актуганова, әдәби бүлек мөдире Ләйләгөл Минаева да шушы Актаныш туфрагында туып-үскән талантлар. Үзем актрисалыктан тыш 13 ел труппа мөдире булып та эшлим. 

Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Асия апа. Данлыклы Әлмәт театры гастрольләре һәрвакыттагыча райондашларыбыз ратып кабул итәр, заллар тулы булыр дигән ышанычта калабаз. Үзегезгә иҗади уңышлар телибез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев