Яшь талант: Ләйсән Хәбирова – «Иртәгә йолдызлары» программасы лауреаты
Актаныш районы Киров урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Ләйсән Хәбирова икенче ел рәттән республикакүләм «Иртәгә йолдызлары» иҗади программасы лауреаты булды.
Актаныш муниципаль районы Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Ләйсән Хәбирова яшь музыкантларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Иртәгә йолдызлары» республика иҗади программасында чираттагы зур уңышка иреште. Ул инде икенче ел рәттән әлеге дәрәҗәле бәйгенең лауреаты исемен яулый.
Программаның сәнгать җитәкчесе һәм Рөстәм Абязов җитәкләгән La Primavera оркестры катнашында үткәрелә торган әлеге проект быел 11 нче елын билгеләп үтә. Программа академик музыка белеменең абруен күтәрүгә, талантлы балаларны ачуга һәм укытучылар хезмәтен бәяләүгә зур өлеш кертә.
Ел саен маэстро Абязов үзе шәхсән тыңлаулар уздыра. Нәкъ менә шул сайлап алу нәтиҗәләре буенча гала-концертлар программасы формалаша. Анда Татарстан шәһәрләреннән килгән яшь пианистлар, скрипкачылар, флейтачылар, вокалистлар, хорлар һәм ансамбльләр катнаша. Алар Россиянең иң яхшы иҗади коллективларының берсе белән бер сәхнәдә солист буларак чыгыш ясый.
2020 елдан башлап программа республика статусы алды һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, шулай ук республика җитәкчелеге теләктәшлегендә гамәлгә ашырыла.
Ләйсәнне һәм аның остазы – укытучысы Загитова Илсөя Индус кызын ихлас күңелдән котлыйбыз! Аларга алга таба да яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев