Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

«Карлы палитра»: Актанышның Туган як музеенда балаларның иҗат күргәзмәсе ачылды

Актанышның Туган як музеенда өченче тапкыр үткәрелүче балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачылды. «Карлы палитра» дип исемләнгән күргәзмәдә сәнгать мәктәбе укучыларының кышкы матурлыкка багышланган эшләре тәкъдим ителде.

Кышкы мизгелләрне мәңгеләштерү, аларны киләчәк өчен кәгазь битләрендә сурәтләп калдыру –  күргәзмәнең төп максаты. Кыш үзенчәлекле мизгел, аның матурлыгын пленэрга чыгып ясарга мөмкинлек булмаганда, балалар фотолардан һәм күренекле рәссамнар эшләреннән илһам алып, үзләренең иҗат җимешләрен тудырганнар.

Табигатьнең кышкы матурлыгын сурәтләү – үзе бер сәнгать. Ә җәй көне, әлбәттә, балалар табигатьтә пленэрда эшлиләр. Бүгенге күргәзмәдә тамашачыларга матур, күркәм эшләр тәкъдим ителде.

Балалар иҗатының үзенчәлекләре

Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең сынлы сәнгать бүлегендә уку 5 ел. 5 елдан соң укучыларга махсус таныклык бирелә. Бу таныклык белән шушы юнәлештә эшләргә, хәтта үзең дә укыта алырлык белем туплана, – дип сөйли Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айрат Сәрвәров.

Соңгы вакытта укучылар төсле каләмнәр белән ясарга яраталар. Төсле каләмнәр белән ясалган сурәтләр гуашь белән ясалганга караганда нәфисрәк килеп чыга. Һәр баланың яраткан эш техникасы бар, кайберләре төрле техникаларны кушып та эшли. Майлы буяулар белән ясаучылар – бу инде югары сыйныф укучылары.

– Һәрберсенең үз матурлыгы, үзенчәлекле ясалуы бар. Акварель белән дә ясыйлар. Нинди материал белән ясасаң да, аның тәртибен белергә, арткы, урта һәм алгы планны үзләштерергә кирәк, – ди Айрат Изил улы.

Яраткан жанрлар

Укучылар пейзаж, натюрморт, портрет жанрларын яратып ясыйлар. Әмма иң яраткан жанр – пейзаж. Кышкы урман, кар астында калган агачлар, карлы урман уртасыннан агып ятучы елга, тәрәзәдән күренгән авыл күренешләре – болар барысы да балалар иҗатында чагылыш тапкан.

Күргәзмәдә катнашучы укучылар рәсем сәнгатенә ничек килүләре турында сөйләделәр. Кайберәүләр бәләкәйдән ук ясарга яраткан, икенчеләре мәктәптәге дәресләрдән сәнгатькә гашыйк булган.

Айрат Сәрвәров рәсем сәнгатен яратучыларны үз мәктәбенә чакыра:

– Мәктәптә теләп укысалар, тырышсалар, ялкауланмасалар, иренмәсәләр, без кызларны, егетләрне өйрәтербез, рәсем ясау осталыгына төшендерербез. Сәнгать мәктәбе ишекләре һәрчак, һәркемгә ачык!

Рәхмәт сүзләре

Остаз Айрат Изил улы күргәзмәне оештырудагы хезмәтләре өчен Туган як музее хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерде. Нәкъ менә аларның ярдәме белән өченче ел рәттән бу матур күргәзмә халыкка тәкъдим ителә.

Күргәзмә Актанышның Туган як музеенда әле дә дәвам итә. Һәркемне бирегә чакырабыз – килегез, балалар иҗатына сокланыгыз, кышкы матурлыкның тылсымлы дөньясына чумыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев