Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Әлфия"не куючы курчак театры артистлары Актаныш базарында нишләп йөргән?

Бүген Актанышта Әлфия апабыз кунакта. Дөресрәге, бөек җырчыбыз Әлфия Авзалова хөрмәтенә Татар дәүләт "Әкият" курчак театры артистлары "Әлфия" исемле спектакль алып килде. Әсәрнең авторы да, куючы режиссеры да талантлы драматург Илгиз Зәйниев.

           Спектакльдә катнашкан артистлар инде сәхнәгә чыгарга әзер. Иң беренче чиратта, Казан артистлары Актаныш районы, аның үзәге белән танышканнар. Социаль челтәрләрдә Сәйлән исемле артистка Актанышта барлык кешенең саф татарча сөйләшүенә шаккаткан, "Барысы да исәнләшәләр, рәхәт шундый!" дип тә өсти. 

               Артистка кызлар Актаныш базарында булганнар, бәяләрнең очсызлыгын күреп аптыраганнар.

Гомумән, артистларның күңеле күтәренке, спектакльне дә яхшы кәеф белән сәхнәләштерерләр дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев