Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Матурлыкка сокландык

Без - җиденчеләр, күптән түгел Өфе шәһәренә экскурсиягә бардык. Ул үзенең матурлыгы белән сокландырды. Кайберләребезнең күрше республикага әле беренче генә сәяхәте иде бу. Барганда юл бик озак кебек тоелмады, чөнки без укытучы апаларбыз белән бик кызыклы темаларга сөйләштек. Кызлар бер-берсенә төрле прическалар ясады. Җырлар тыңлап, аларга кушылып та утырдык әле....

Без - җиденчеләр, күптән түгел Өфе шәһәренә экскурсиягә бардык. Ул үзенең матурлыгы белән сокландырды. Кайберләребезнең күрше республикага әле беренче генә сәяхәте иде бу.
Барганда юл бик озак кебек тоелмады, чөнки без укытучы апаларбыз белән бик кызыклы темаларга сөйләштек. Кызлар бер-берсенә төрле прическалар ясады. Җырлар тыңлап, аларга кушылып та утырдык әле.
Өфе каласына килеп җитү белән, без аның данлыклы музеена кердек. Анда искиткеч матур картиналар, Башкортостанда яшәүче төрле-төрле хайваннарның сыннарын күрдек, хәтта мәгарәдә дә булдык. Мин ул музейны карап чыккач, башкортлар милли хәзинәгә бик тә бай халык дигән фикергә килдем. Аннан, тамак ялгап алгач, "Нур" театрына юнәлдек. "Гашыйклар көне" дигән комедия бездә бик яхшы тәэсирләр калдырды.
Башкортларның иң данлыклы һәйкәле - Салават Юлаев янында булдык. Истәлеккә, сыйныфыбыз белән фотога да төштек.
Экскурсия безнең барыбызга да ошады, һәм икенче көнне мәктәпкә килгәч: "Эх, тагын барсак иде", - дигән сүзләр дә күп булды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев