Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Минзәлә театры артистлары Такталачыкта «Тычкан баласы Мыцык маҗаралары» спектаклен күрсәтте

22 нче май көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары Такталачык мәктәп-интернатына килделәр.

           Алар балаларга яңа гына табадан төшкән "Тычкан баласы Мыцык маҗаралары" спектаклен күрсәттеләр. Балаларга артистлар да, аларның уйнаулары да бик ошады. Театр артистларына "Афәрин", дип әйтәбез һәм зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! 

         Даими хәбәрчебез Такталачык мәктәп-интернатыннан Альбина Петрова безгә әнә шундый күңелле яңалык җибәргән. Без дә педагогларның фикеренә кушылабыз, Минзәлә татар дәүләт драма театры артистларына сәламәтлеккә туймаган балаларга сыйфатлы сәхнә хезмәте күрсәтеп күңелләрен күтәргән өчен зур рәхмәт әйтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ләйсән Газизова "Актаныш-информ" Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Такталачык мәктәп-интернаты