Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Районкүләм «Язгы бөреләр» курчак театры конкурсында Актанышның икенче мәктәбе укучылары җиңде (бик күп фотолар)

«Язгы бөреләр» курчак театры бәйгесе районыбызда гына түгел, республикада беренче тапкыр гамәлгә куелган проект. Бүген ике ай дәвам иткән конкурска йомгак ясалды. Җиңүчеләрне район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова котлап, коллективларга дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырды.

                "Язгы бөреләр" курчак театры бәйгесендә районыбызның барлык балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәпләр катнашты. Һәр коллектив туган телебездә гореф-гадәтләребез, милли традицияләребезне танытучы әкиятләр, сәхнә әсәрләрен тамашачыларга тәкъдим итте. Конкурсның тагын бер таләбе- әсәрләр яшь буынны яхшылыкка, әдәп-әхлакка,  кешелеклелек, хезмәт сөючәнлеккә өндәргә тиеш иде. Шулай ук табигатьне саклау, экологик, патриотик тәрбия дә хуплана. 

             Беренче тапкыр гына оештырылуга карамастан, курчаклар уйнатырга балаларыбыз бик тиз өйрәнгән. Әкият геройларын тегәргә, ясарга мәктәпләрнең технология укытучылары, әти-әиләр булышкан.

Бәйгедә беренче урынга лаек булган Актанышның икенче мәктәбе коллективына, мәсәлән, спектакльне кую өчен ике дистәгә якын курчак теккәннәр. 4 Г сыйныфы җитәкчесе Миләүшә Сәлахова һәм Ләйсән Сибгатуллина җитәкчелегендә укучылар "Ике кыз" дигән халык әкиятен сәхнәләштерде. Укучылар курчакларын матур интонация, ачык дикция белән уйнаттылар.Балаларның курчак театрындагы рольләрен  яратканлыгы әллә каян күренеп тора.

           Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова бүгенге йомгаклау тантанасында чыгыш ясаган 19 коллективның осталыгын югары бәяләде:

- Әлеге курчак театры бәйгесе укучыларда әдәби  туган телебезгә карата мәхәббәт уята, әсәрләр укырга этәргеч ясый. Соңгы вакытта балалар күбрәк телефонда вакытларын үткәрә. Кечкенә балалар курчаклар белән уйнарга тиеш дип уйлыйм мин. Курчак театрын әзерләү зур хезмәт сорый: беренчедән, яхшы әсәр сайларга, музыкасын туры китереп рольләрне өйрәнергә кирәк. Курчакларны уйнатканда укучыларның баш мие эшчәнлеге үсә, чөнки сөйләм теле белән бергә кул хәрәкәте, бармаклар моторикасы, сүзләрне яттан өйрәнү хәтерне яхшырта, сәламәтлекне ныгыта. Киләчәктә без югары сыйныф укучылары өчен дә театр конкурслары оештыруны максат итеп куябыз,- дип курчак театры бәйгеләренә якты киләчәк юрады Дилбәр Миркасыйм кызы.

 

                Курчак театры бәйгесен йомгаклау чарасы ахырында җиңүче артистлар төрле номинацияләрдә хөрмәтләнделәр. Призлы урынга лаек булган коллективларга дипломнар белән бергә акчалата бүләкләр тапшырылды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев