Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сагындырыр әле студент еллары...

Кемнәр өчендер студент еллары инде артта калып, сагынып сөйләр хатирәләре генә күңел кылларын чиртә. Бүгенге көндә ул исемне горур йөртүче студент яшьләребезгә дә ак көнләшү белән көнләшеп тә, сокланып та карый алар: "Бар иде бит безнең дә яшь чаклар!.." Студент еллар... Ата-анасы канаты астыннан чыгып, зәңгәр күк киңлегендә очарга өйрәнүче...

Кемнәр өчендер студент еллары инде артта калып, сагынып сөйләр хатирәләре генә күңел кылларын чиртә. Бүгенге көндә ул исемне горур йөртүче студент яшьләребезгә дә ак көнләшү белән көнләшеп тә, сокланып та карый алар: "Бар иде бит безнең дә яшь чаклар!.."
Студент еллар... Ата-анасы канаты астыннан чыгып, зәңгәр күк киңлегендә очарга өйрәнүче кошчыкны хәтерләтә студент. Туган йорттан читтә, әти-әни күзәтүеннән башка тормышны өйрәнә башлый ул. Моңарчы әле таныш булмаган ят, бөтенләй яңа тоелган тормышны. Кырыс кануннар, киртәләр, авырлыклар, шул ук вакытта серлелеге белән ымсындырып торучы яшәешне. "Ник соң өйдә әни пешергән ашның тәме бөтенләй башка, телеңне йотарлык иде дә, ә минекенә нидер җитми, әллә токмачын күбрәк салганмын инде?" Әнә шулай үзе дә "пешә-пешә" тулай торакта ашарга пешерергә өйрәнә студент. Әнисенең күңел җылысы кушылганга ашның да тел йотарлык тәмле булуына ул бераздан төшенәчәк... Тулай торак дигәннән... Ул үзе бер тормыш мәктәбе. Күңелле дә, кырыс та мәктәп. Авыл бакчасы исе сеңгән газиз бәрәңгеңне дә янында саклап торып кыздырмасаң, көт тә тор, бер генә минутка бүлмәңә кереп киттеңме, исе баядан бирле борынны кытыклаган әбәтеңнән колак кагуың ихтимал. Ярый инде, соңыннан табасын чыгарып куялар. Хет анысына рәхмәт. Нишлисең, тормыш шул бу. Утырып еласаң да жәлләми.
Ә шулай да студент еллар барыбер күңелле, рәхәт чор. Килешәсездер, әйеме, студентлар? Кайвакыт көннәр буена сузылган лекцияләр, караңгы төшкәндә генә бүлмәгә кайтып егылган көннәр, һәрнәрсәдән кызык табарга, шаяртырга гына яратучы иптәшләр, төркемдәшләр, бүлмәдәшләр, тулай торакта уздырылучы дискотекалар, бергәләп бәйрәмнәр оештырулар, имтиханнар чорында я балконга чыгып, я тәрәзәне ачып, зачетканы күккә таба сузып "халява" тотулар... Ә иң рәхәте беләсезме нәрсә? Дөрес! Сессияне ябып, зачеткага бу семестрдагы соңгы имтиханның билгесен куйдырып, әти-әнигә күрсәтеп мактаныр өчен, киләчәктә язмышыңны хәл итүдә шактый гына роль уйнарга мөмкин яшел тышлы катыргы кисәген сумканың нәкъ төбенә салып, кайтканыңны бишкүзләп көтеп торучы энекәш-сеңлекәшләргә күчтәнәч төйнәп туган якка кайтулар! Туган якның һавасы да башка шул...
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 11 гыйнвар, 2013 2 (9748) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев