Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татар халкының матур бәйрәме

Сөмбелә бәйрәмен уздыру элек-электән үк килә. Ул муллык бәйрәме булып санала. Без дә аны сыйныфыбыз белән бик күңелле итеп уздырдык. Бик ямьле көн иде ул. Укулар беткәч, түгәрәкләрдән кайткач, кабат мәктәбебезгә килдек. Барлык балалар да матур киемнәрен кигәннәр. Үзебез белән тәмле ризыклар да алган идек. Тәмле-тәмле ашамлыклардан авыз иттек. Өстәлдә...

Сөмбелә бәйрәмен уздыру элек-электән үк килә. Ул муллык бәйрәме булып санала. Без дә аны сыйныфыбыз белән бик күңелле итеп уздырдык.
Бик ямьле көн иде ул. Укулар беткәч, түгәрәкләрдән кайткач, кабат мәктәбебезгә килдек. Барлык балалар да матур киемнәрен кигәннәр. Үзебез белән тәмле ризыклар да алган идек. Тәмле-тәмле ашамлыклардан авыз иттек. Өстәлдә ниләр генә юк иде!? Берсеннән-берсе кызыктырып торалар.
Бәйрәм мәктәпнең актлар залында булды. Без анда төрле концерт номерлары күрсәттек, шигырьләр сөйләдек, скетчлар күрсәттек. Безгә бик күңелле булды. Биедек тә, ашадык та, уеннар да уйнадык. Малайлар кызларны биергә чакырдылар. Сыйныф җитәкчебез Д.Исмакаева Сөмбелә бәйрәме турында аңлатты.
Сөмбелә гарәпчә башак дигән сүздән алынган. Ул уңыш бәйрәмен чагылдыра. Ә татарлар аны көзге көн белән төн тигезләшкән вакытта үткәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев