Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татарстан делегациясе белән берлектә Актаныш районы мәдәният әһелләре Казахстан Сабан туенда катнашачак

Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итте.

 

«Безнең зур иҗади делегация Казахстанга Сабантуй бәйрәмен оештырырга Семейга бара», – диде ул.

Ирада Әюпова сүзләренчә, концерт программасында Филүс Каһиров катнашачак. Шулай ук Казахстанга ике коллектив бара: «Агыйдель» хореография төркеме һәм «Бәрмәнчек» ансамбле.

Бу инде Казахстанда 10нчы зур Сабантуй, дип белдерде Әюпова. Коронавирус аркасында алдагы ике елда чикләүләр булды.

«Сабантуйның Россиядә һәм аннан читтә бик көчле узуына без бик шат. Катнашучылар күп, кешеләр аралашуны сагынды. Семейда барысы да югары дәрәҗәдә үтәр дип уйлыйм», – диде министр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев