Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Узган гомер-янган учак: Роберт Сәләхиевне искә алу кичәсеннән безнең репортаж

Әгәр исән булса, 18 февральдә Татар Суыксуы авылында яшәп иҗат иткән хөрмәтле райондашыбыз Роберт Сәләхиевкә 75 яшь тулган булыр иде. «Кеше китә, җыры кала», диләр. Бу сүзләр Роберт абыйга аеруча да нык туры килә. Бүген аның җырларына, моңнарына уралган искә алу кичәсе барлык тамашачылар күңеленә хуш килде, киләчәккә өмет уятучы, бик тә тәрбияви очрашу булды.

Кунакларны мәдәният сарае фойесында район үзәк китапханәләр системасы хезмәткәрләре әзерләгән Роберт Сәләхиевнең китаплар күргәзмәсе каршы алды.

Бу җыетыкларда Робер абыйның сулышы, йөрәк авазы, гомер юлыннан узганда кичергән якты хисләре. Китаплар белән Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та танышты.

Роберт Сәләхиев- чын җир кешесе, озак еллар туган ягында агроном булып эшли. Инде гомер көзләренә аяк басканда гына, күңелендә шигъри орлыклар баш калкыта һәм ургылып ташый башлый. Ә 60 яшьлек юбилеена беренче шигырьләр җыентыгын бастыра. Менә шул көннән башлап бер генә минуты шигырьсез үтми, еллар дәвамында җыелып килгән тирән мәгънәле уй-фикерләре бер-бер артлы кәгазь битләренә төшә тора. Шигырьләр җырга әверелә, тагын да китапларга туплана, интернет киңлекләре аша укучыларга барып ирешә. 

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Роберт Сәләхиевне искә алу чарасында аның бик күп шигырьләре, җырлары яңгырады. Аларны үзебезнең район мәдәният сарае артистлары, балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучылары бик матур итеп сөйләде.

Артистларыбыз Лилия Хөсәенова, Гөлназ Хәбирова, балалар сәнгать мәктәбенең «Тамчы» вокаль ансамбле аның сүзләренә язылган җырларны башкарды. Бәйрәмебезгә тагы да зуррак дәрәҗә өстәп, Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров та Казаннан ук кайткан иде.

Ул күптәннән Роберт абый белән иҗади хезмәттәшлек алып барган җырчыбыз. Бүген дә аның сүзләренә язылган җырларыбызны яңгыратып Актаныш халкына зур бүләк ясады.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов туган җиренә тугры Роберт Сәләхиевнең үзен, агрономлык эшчәнлеген, иҗатын югары бәяләде, яшь буынга үрнәк итеп куйды. 

Шагыйребез турында аның каләмдәшләре- Габдулла Тукай бүләге ияләре Факил Сафин, якташыбыз Илфак Ибраһимов, Чаллыдан кайткан Актаныш районы кызлары Әлфия Ситдикова, Лилия Гыйбадуллина, «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмә җитәкчесе Лилия Гыйлем, авылдашы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фәнәвис Дәүләтбаев бик матур истәлекләре белән уртаклаштылар, аны төрле яклап сурәтләп искә алдылар.

Тыйнак, басынкы, гыйлемле, бар эшкә дә оста Роберт абый гаиләсендә үрнәк ир, ата була. Гомер иткән хатыны Равия апаны югалтуны бик авыр кичерә, аңа багышлап җырлар яза. Ә балалары өчен төрле яклап ныклы терәк була, кызын, улларын Казанда югары белем алсын өчен барысын да эшли, аларның тормыш-көнкүрешен кайгырта, оныларының яраткан бабалары була.

Бүгенге кичәне оештыруда балаларының өлеше аеруча зур. Аларның әтиләренә карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре һәркемгә өлге. Кызы Айгөл зур сәхндән әтиләренең рухын ачып бирердәй искиткеч эчтәлекле кичә оештырганнары өчен районыбыз башлыгы Ленар Зариповка рәхмәт белдерде. Чөнки балалар иң элек районыбыз җитәкчесенә искә алу чарасын оештыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Ә Наил улы әтисенең сүзләренә язылган җырны зур осталык белән башкарып хәйран калдырды.

Ике сәгать дәвам иткән искә алу чарасы бер сулышта узды. Режиссер Илиза Мөхәммәтова, сценарий авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфидә Наҗарова һәркемгә ошарлык итеп оештырган аны. Якты хисләр, матур тәэсирләр алып чыгу юлына атлаган тамашачылар мондый чараларның тагы да күбрәк  үткәрелүен теләде.

Роберт Сәләхиевне искә алу чарасыннан безнең фотолар

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев