Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җәй белән саубуллаштык

Яшьлегеңнең кадерен бел, дип кабатларга яраталар өлкәннәр. Элгәрерәк аларның үгет-нәсыйхәтләрен ирен читендәге елмаю белән, көлемсерәп тыңлый идек, шунда ук колак читеннән дә уздыра идек. Янәсе, яшьлек мәңгелек, яшьлек картаймый. Әйе, ул картаймый картаюын, тик адәм заты гына еллар арты еллар саный да маңгаендагы сырларына карап уфтана... Яшьлек - мизгел. Гүзәл...

Яшьлегеңнең кадерен бел, дип кабатларга яраталар өлкәннәр. Элгәрерәк аларның үгет-нәсыйхәтләрен ирен читендәге елмаю белән, көлемсерәп тыңлый идек, шунда ук колак читеннән дә уздыра идек. Янәсе, яшьлек мәңгелек, яшьлек картаймый. Әйе, ул картаймый картаюын, тик адәм заты гына еллар арты еллар саный да маңгаендагы сырларына карап уфтана...
Яшьлек - мизгел. Гүзәл мизгел. Татлы мизгел. Күңел җырлый, күңел җырына барча җиһан кушыла шикелле. Узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәге каршында үткәрелгән Яшьлек фестивале дә әйләнә-тирәне җыр-моңга күмде. Җәй белән киләсе елга кадәр хушлашу моңнары иде бу... Төшкә кадәр йоклап, әти-әни янында иркәләнеп, елга буенда су коенып, кызынып, бакчада чүп утап, каникулның чын тәмен татыган студентларны кабат шәһәрләргә озату - саубуллашу сагышлы да иде... Әле яңа гына парта араларыннан аерылып, мөстәкыйль тормышка әзерләнүче, бик тиздән студентка әвереләчәк балалар өчен моңсу да, шатлыклы да моң иде бу... Тагын санаулы гына көннәрдән коридорларыннан, сыйныфларыннан буяу исләре аңкыган, төзекләндерелгән, көязләнгән кыңгыраулы мәктәпләргә чакыру җыры....
Әнә шулай җырлап озаттык быел да җәй-матурны. Район җирлекләреннән җыелган талантлы яшьләр, кич дәвамында үзләренең җыр, бию өлкәсендәге осталыкларын күрсәтеп, тамашачыга кечкенә генә бәйрәм бүләк иттеләр.
Районның яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан оештырылучы "Җирлегем горурлыгы" бәйгесе районның өч зонасында узып, әлеге фестивальдә аңа да йомгак ясалды.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 29 август, 2012 67 (9712) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев