Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Язучылар берлегенә юл күрсәткече

"Таныш халәт". Фәнәвис Дәүләтбаевның шул исемдәге китабы басылып чыгу уңаеннан аның иҗат кичәсе зурлап район мәдәният йортында уздырылды. Шагыйрьнең бәйрәм шатлыгын уртаклашырга килүчеләр чараның музыкальлегенә игътибар иттеләр. Ә яңгыраган барлык җырлар да авторның сүзләренә иҗат ителгән иде. Шагыйрьнең беренче шигырьләре "Татарстан яшьләре" газетасында басылып чыга. Аңа бу вакытта 27 яшь...

"Таныш халәт". Фәнәвис Дәүләтбаевның шул исемдәге китабы басылып чыгу уңаеннан аның иҗат кичәсе зурлап район мәдәният йортында уздырылды. Шагыйрьнең бәйрәм шатлыгын уртаклашырга килүчеләр чараның музыкальлегенә игътибар иттеләр. Ә яңгыраган барлык җырлар да авторның сүзләренә иҗат ителгән иде.

Шагыйрьнең беренче шигырьләре "Татарстан яшьләре" газетасында басылып чыга. Аңа бу вакытта 27 яшь була. Шуннан инде иҗат елгасы ярларыннан ташып ага башлый. Шигырьләр белән беррәттән, ул юмористик әсәрләр, әйтемнәр, гыйбарәләр иҗат итә. Район газетасында дөнья күргән тезмә һәм чәчмә әсәрләрен юри генә дә санап чыгармын, димә. Фәнәвис Дәүләтбаев - тынгысыз каләм иясе. Төп белгечлеге буенча икътисадчы булып, яшьли сайлаган шушы һөнәренә тугрылык сакласа да, каләм карасыннан ургып шигъри тәлгәшләр коела.


Шагыйрьне зурларга Казан һәм Чаллы калаларыннан күренекле әдипләр - ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Гәрәй Рәхим, Вахит Имамов, Айгөл Әхмәтгалиева һ.б.килде.
Район башлыгы Фаил Камаев ерак юлларны якын итеп, актанышлыларның сөенечен уртаклашкан язучыларга район халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Реклама


- Актаныш - 98 процентка якын татарлар яшәгән район булып тарихка кереп калачак. Татар җирендә татар телендә басылган әсәрләр барлыкка килә икән, аларны Актаныш кешеләре иҗат итә икән, моның белән без бары тик горурланырга гына тиеш. Татар әдәбияты белән танышып барган кеше үзенең телен, мәдәниятен, гореф-гадәтен онытмас. Милли әсәрләр аша милләтебезнең киләчәге сакланып калачак, - диде район башлыгы. - Фәнәвис Дәүләтбаевның ТР Язучылар берлегенә кабул ителәчәгенә ышанабыз һәм аңардан тагын да камилрәк әдәби әсәрләр көтеп калабыз.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 22 ноябрь, 2013 88 (9834) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев