Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Милләтебезнең йөзек кашы - татар көрәше!

Көрәшче даны яшьтән үк бар аларда!

Пучы балалар иҗат үзәге җитәкчесе - Ләйсән Фидәис кызы Газизовадан бик матур эчтәлекле яңалык кабул иттек. Әйдәгез бу язма белән бергәләп танышыйк, дуслар!

 

Пучы балалар иҗат үзәгенә йөрүче егетләребез 11 март көнне Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында булып узган "Хуҗәмәт ремонт-механика заводы АҖ" призларына татарча көрәш буенча районара ачык турнирда катнаштылар.

 Ярышта Минзәлә һәм Тукай районы, Яр Чаллы шәһәре мәктәпләреннән барысы 63 көрәшче көч сынаштылар. Шактый укучыларыбыз үз авырлык үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясап призлы урыннар яуладылар. 
Хөснетдинов Рөстәм - 1 урын,
Кашапов Айрат - 1 урын,
Шәйхетдинов Сәид - 2 урын,
Салихов Фаяз - 2 урын,
Шәмсиев Ильяс - 2 урын,
Секунов Эмиль - 2 урын,
Әмиров Самат - "Җиңүгә омтылыш" дипломы белән бүләкләнде! 
Көрәшчеләребезгә һәм остазлары Садриев Әнис Мөхәммәтнур улына киләчәктә дә зур җиңүләр теләп калабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев