Пучы балаларын атаклы көрәшчеләргә әйләндергән Әнис Садри: Уңыш сере - дисциплина һәм үҗәтлек!
Актаныш районы үзенең данлыклы көрәшчеләре белән лаеклы горурлана. Соңгы елларда Пучы авылыннан яңа исемле көрәшчеләр спорт йолдызларына әверелде. Аларның барысы да Пучы балалар иҗат үзәгендә көрәш серләренә өйрәтүче Әнис Садри укучылары.
Әнис Садри Пучы балалар иҗат үзәгендәге милли көрәш түгәрәгендә 27 ел остазлык итә. түгәрәктә шөгыльләнүчеләр төрле дәрәҗәдәге ярышларда даими рәвештә катнашалар һәм югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Әле генә Актаныш районы башлыгы призына булып узган милли көрәш бәйгесендә Пучы командасы узган елгы биеклекне саклап, мактаулы II урынны яулады.
-Ярышларда 18 кешелек Пучы мәктәбе командасы белән катнаштык. Бер укучым Әтәс мәктәбе өчен көрәште, ул Пучыга килеп мине түгәрәктә шөгыльләнә. Быел да безнең команда көчле, - ди Әнис Садри. - Көзен Илфат Әнвәров истәлегенә турнирда җиңдек, хәзер менә икенче урынны алдык. Укучыларым арасында перспективалы көрәшчеләр бар.
Пучы Балалар иҗат үзәге каршындагы көрәш секциясенә авыл мәктәбеннән 30 бала йөри. Бер укучы Әтәс мәктәбеннән килә. Көрәш түгәрәгенә 1 сыйныфтан алалар, балалар бакчасыннан ук йөрүчеләр дә бар.
Тренировкалар атнага 5 тапкыр уза, әмма уңышка ирешү өчен мөстәкыйль шөгыльләнү, чыдамлыкны үстерү мөһим: бигрәк тә йөгерүгә игътибар бирергә кирәк, өстәмә көч күнегүләрен укучылар өйләрендә дә ясый. Әнис Садри шәкертләренең икесе көрәш буенча Россия чемпионнары, берничә егет Татарстан чемпионатында алтын һәм призлы урыннар яулады. Билбау көрәше буенча ике яшь спортчы республикада иң яхшылар рәтенә керде.
Уңышның сере - дисциплинада һәм үҗәтлектә. Көрәш түгәрәгенә йөрүчеләрнең барысы да чемпион булып бетми, аның өчен аерым бер сәләт һәм баланың тырышлыгы кирәк. Иң мөһиме- балаларны урам йогынтысыннан саклау. Безнең түгәрәкнең максаты- баланы сәламәт яшәү рәвешенә тарту, спортка мәхәббәт тәрбияләү, — дип билгеләп үтте тренер әңгәмәбез барышында.
Пучы командасы һәр көрәш бәйгесендә әллә каян үзенә җәлеп итә. Экипировкалары да спортчыларның рухын чагылдыра, спорт костюмнары, футболкаларының аркасына «Әнәк» агрофирмасы дип язып куелган. Туган җирнең хуҗалары, мул уңыш алучы «Әнәк» агрофирмасы командага ярышларга барырга, катнашырга һәрчак ярдәм итә.
Бигрәк тә «Әнәк» агрофирмасының башында торган «Агросила» җәмгыяте җитәкчесе, якташыбыз Илшат Фәрдиевнең булышлыгы зур. Илшат Шәех улына яшь көрәшчеләр нык рәхмәтле, киемнәрне тектерүдә дә ул иганәчелек ярдәме күрсәткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев