Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

              Бүген "Бүләк" ял аланы икенче агымда ял итүче балалар белән саубуллашты (+фото, + видеорепортаж)

  "Бәхетле балачак" дип аталган агым бик үзенчәлекле- анда Россиянең Оренбург, Пенза, Киров, Нижгар, Коми республикасы, Пермь, Рязань, Ульян, Әстерхан, Мәскәү, Башкортстан, Иркутск, Свердловск, Краноярск, Чиләбе, Саратов өлкәләреннән килгән татарлар- яшь дусларыбыз ял итте.       

                  

             Бүген агымны ябу тантанасында һәр төбәктән килүче балалар үзләренә хас милли төсмерне чагылдырган чыгышлар тәкъдим итте. Пермь ягыннан килгән Лиана Ямихуллина Барда татарлары биюен, Иркутск өлкәсе кызлары бурят биюен

,

Красноярск шәһәре кызлары милли биюләре белән таң калдырдылар.  Бишкултай татарларының "Шаян печәнчеләр" биюен башкарганда Киров өлкәсеннән килгән укучыларның артистлык сәләтләренә сокланып тамаша кылдык.  Башка концерт номерларын караганда да аландагы 18 көнлек ялның заяга үтмәгәнлеген күрдек. Бу, әлбәттә, алан администрациясенең һәм балалар белән матур эшчәнлек оештырган әйдаманнарның хезмәт җимеше. 

               Арча педагогия колледжыннан педагогик практика узарга килгән студентлар- әйдаманнарның укучылар белән аңлашып, дустанә мөнәсәбәтләрдә, тәүлек дәвамында бергә булуына, чын милли тәрбия бирүенә ата-аналар да рәхмәтле.  Әйдаманнар үзләре дә матур җырлары, скетч-чыгышлары белән аланны ябу тантанасын ямьләделәр. Кичәне музыкаль сәламнәре белән бизәгән Арча педагогия колледжы студенты Айнур Гайфуллин райондашыбыз Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләренә "Мөселман татар кызы" җырын да шушы аланда эшләү вакытында язган. Автор- башкаручыны Актанышның гүзәл табигате, Актаныш иҗатчысының күңел хисләре менә шундый бик тә матур җыр тууга сәбәп булган.   

                Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов төрле төбәкләрдән килгән укучыларны алан ябылу бәйрәме белән татар һәм рус телләрендә сәламләде:

-  Бу аланда Россиядә бик матур төбәк- Татарстан Республикасы, Татарстанда хезмәт сөюче, яхшы күңелле халкы белән танылган Актаныш районы барлыгын онытмагыз. Аландагы дуслыгыгызны онытмагыз. Туган төбәкләрегезгә исән-сау кайтып җитегез,- диде Ленар Рафак улы.   

           "Бүләк" ял аланы җитәкчесе Резеда Шәехова , сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хәева укучыларны алдагы елларда да аланга көтеп калуларын, киләчәктә татар телен, татар милли гореф-гадәтләрен саклаучылар булуларын теләделәр. 

Раил Харисов фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев