Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

9 класс укучылары көч сынаша: Актаныш технология техникумында янәдән «Һөнәри дебют»

Бүген Актаныш технология техникумында матур традициягә әверелгән бәйгеләрнең берсе - «Һөнәри дебют» старт алды. Инде ничәнче ел рәттән әлеге бәйгедә районыбыз мәктәпләренең чыгарылыш класс егет-кызлары теләп катнаша.

 

Бүгенге чараның тантаналы ачышында техникум директоры Ландыш Жәүдәт кызы Шамсунова конкурсантларга изге теләкләрен юллады: "Без бик шатбыз сезне узебезнең уку йортыбызда күрүебезгә. Бүген биредә - иң -иңнәр. Бэйгегә килгәндә, ярышлар 5 компетенция буенча узачак: пешекче эше, эретеп-ябыштыру, төзүче эше, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм эксплуатацияләү, икъдисад юнәлеше. Бу һөнәрләрне сайлавыбыз да юкка түгел, чөнки әлеге һөнәр ияләре районыбыз оешма-предприятиеләренә һәрвакыт кирәк. Без ышанабыз, киләчәктә сез үз һөнәрләрегезнең остасы булырсыз. Уңышлар сезгә,кызлар-егетләр!"

 Чарада катнашучы Актаныш мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Митьян кызы Шакирова да укучыларга матур теләкләрен җиткереп,аларга зур ышаныч багълавын белдерде.

"Һөнәри дебют"бәйгесе, заманча  җихазландырылган эш мәйданчыкларында үтә.  Егет-кызларга үзләрен һөнәр осталары итеп тою мөмкинлеге бирелде: пешекчеләр, төзүчеләр, икъдисадчы, эретеп-ябыштыручы һәм шоферлар алар бүген!

Бәйгенең нигезләмәсе буенча, укучылар алдан әзерләп килеп проект эшләре яклады, шулай ук практик биремнәрне үтәде. Шунысы сөендерә, егет -кызлар арасында чын-чынлап һөнәргә гашыйклар күп. Киләчәктә алар районыбызның лаеклы киләчәге булыр дигән матур ышанычта калабыз.

Бәйгедә катнашучыларга исә уңышлар телибез, күркәм нәтиҗәләр көтеп калабыз!

 Язма авторы: Актаныш технология техникумының тәрбия буенча директор киңәшчесе Зилә Өлфәт кызы Нәгыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев