Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актаныш командасы «Тату сыйныф серләре» республика конкурсында Кырымга путевка белән бүләкләнде

Әле генә сөенечле хәбәр килеп иреште- Актанышның икенче санлы мәктәбенең 6 б сыйныфының әти-әниләр комитеты, укучылар һәм укытучылар командасы «Тату сыйныф серләре» республика конкурсында призлы урынга лаек булды.

3 нче урын хуҗалары буларак, Актаныш районы командасы Кырымга ял итү өчен путевка белән бүләкләнде. Районыбыз горурлыгы булган командабызны чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз! Берничә этапта җиңүгә ирешеп, финалда да сынатмадыгыз, бердәмлектә- көч икәнен күрсәттегез. Афәрин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев