Актанышның 7 нче санлы «Алтынчәч» балалар бакчасында күңелле һәм файдалы чара үтте
Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре Әдгәмова Кәдрия Вәсим кызы җитәкчелегендә, юл йөрү кагыйдәләрен театр формасында башка төркем балаларга җиткерделәр.
Бай эчтәлекле, мавыктыргыч спектакль балаларга гына түгел, әти-әниләргә дә кызыклы һәм файдалы булды.

Кагыйдәләр шигъри юлларга салынып, кешеләргә генә түгел, урмандагы кошларга, җәнлекләргә дә барып җитте. Балалар зур юлларда гына түгел, урман аланнарына да юл билгеләре, тыючы һәм кисәтүче билгеләр урнаштырдылар.

Театр тәмамлангач, Актаныш районы юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтова Л.Р. балалар белән әңгәмә корып, фикер алыштылар. Чарада тәрбиячегә һәм ата-аналарга уртак эшчәнлек өчен рәхмәт сүзләре җиткерелде.

«Алтынчәч» балалар бакчасының әлеге төркемендә йөрүче балалар аеруча юл билгеләренә кызыксынулары белән аерылып торалар, төрле видеороликлар төшереп нәни блогерлар эшчәнлеген дә алып баралар.

Тәрбияче Әдгәмова Кәдрия Вәсим кызы бу юнәлештә эшчәнлеген күп еллар дәвамында алып бара, аның хезмәте югары бәяләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев