Актанышның «Умырзая» балалар бакчасына «ШАЯН ТВ» алып баручылары килде
Бүген Актанышның «Умырзая» балалар бакчасына «ШАЯН ТВ» алып баручылары килде.
"ШАЯН ТВ" каналына 12 ноябрьдә 5 яшь тулды. Каналның алыштыргысыз алып баручылары бертуган Әнвәр, Азамат һәм Алия Хәертдиновлар "Умырзая"га йөрүче нәниләрне үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар.
Тапшыруларга ничек итеп әзерләнәләр, чакырылган кунакларга нинди сораулар бирәләр- барысы турында да презентацияләрендә күрсәтеп бирделәр. Балаларны кызыксындырып төрле интерактив уеннар оештырдылар.
Хәертдиновларның телевидениедә эшләү тәҗрибәсе артканнан-арта. Алар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашкач та телеканал турында сөйләп, соклану хисләре уятканнар.
"Умырзая"дагы очрашу тәрбиячеләр фикеренчә, профориентация эшчәнлегенең бер төре булып тора. Балалар яшь алып баручыларга карап телевидениедә эшләүнең мавыктыргыч, кызыклы һөнәрләрнең берсе икәнлеген белгәннәр.
Истәлеккә Хәйретдиновлар алып килгән стена сәгате һәрвакытта да "Умырзая"га йөрүчеләрә "ШАЯН" телеканалы турында искә төшереп торачак.
Фотолар Юлай Низаевныкы һәм Хәйретдиновларның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев