Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

«Алдынгылар хәрәкәте»- Пионериянең данлы үткәненә нигезләнгән оешма булачак

Бүген районыбызда Пионерия оешуның 101 еллыгын бәйрәм иттеләр. Тантаналы чара моннан 30-40 еллар элеккеге кебек, быргылар кычкыртып, барабаннар кагып, Кызыл Байракларны түргә уздырып башланып китте.

         1922 елның 19 маенда бөтенсоюз пионер оешмасы барлыкка килә. Әлеге вакыттан башлап аның данлы тарихы языла. 1990 елның 15 сентябрендә Татарстан варислары берлеге үз эшен башлап җибәрә. 2015 елның 15 октябрендә тагын бер иҗтимагый балалар оешмасы- "Россия укучылар хәрәкәте" ныклы адымнарын ясый башлады. Бүген исә  тупланган зур тәҗрибәгә таянып  "Движение первых- Алдынгылар хәрәкәтенә" старт бирелде. 

              Пионерия варисларын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова тәбрикләде.

          -  Тарих битләренә күз салсак, безнең балалар оешмалары йөзләгән, меңләгән баланы берләштергән. Пионерияне онытырга ярамый. Әти-әниләр, әби-бабаларыбыз пионераия белән тәрбияләнеп үскән. Бүген пионериянең дәвамы булып илебездә "Алдынгылар хәрәкәте"нә нигез салына. Сез дә әлеге хәрәкәткә кушылырсыз, биредә акыллы, белемле, дус, команда белән бергәләп эшләүче укучылар булырсыз дигән теләктә калам.  Яңа хәрәкәткә уңышлар телибез,- диде Дилбәр Миркасыйм кызы.

         

   Район мәгариф идарзәсе башлыгы Раниза Шакирова да укучыларны, аларның остазларын В. И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының төзелүнең 101 еллыгы белән котлады. 

-  "Пионер" сүзе - беренче дигәнне аңлата. Пионерлар һәр эштә дә беренче булганнар. Илебез Президенты  В. В. Путин башында торган "Алдынгылар хәрәкәте" яңа балалар оешмасы вәкилләре дә беренче һәм алдынгы булырга тиеш. Пионер беркайчан сынаулар алдында бирешеп калмый. Урманда адашса, тиз генә кайтыр юлын таба. Кыен чакта да аптырап калмый. Шул ук вакытта медицина ярдәме күрсәтеп янәшәдәгеләрне коткара белә. Бүген алдынгылар белергә тиешле күнекмәләрегезне сынап карыйбыз. Соңыннан рәсем, кул эше һәм мәдәният буенча мастер-класслар күрсәтәчәкбез,- дип Раниза Митьян кызы форумның эш планы белән таныштырды.  

 

"Пионерия атрибуты", "Интеллектуал", "Кибет", "Музей", "Туристлык", "Ашыгыч ярдәм", "Азык блогы", "Символоград", "Спорт", "Гомуми сбор” тукталышларында укучылар чыннан да төрле яклап сыналдылар.

Ленин паркы шулай итеп пионерларның шат авазыннан гөрләп торды. Эскәмияләрдә ял итүче өлкәннәр балаларга карап үткәннәрне, пионер чакларын искә төшерде.Мәдәният паркында  оештырылган рәсем, технология, музыка буенча мастер-класслар укучыларга бик ошады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев