Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

«Алтынчәч» бакчасы балалары “Яшь оста” чемпионатында җиңү яулады

14 февраль көнне республикабызда VII төбәкара «Яшь оста» чемпионатының республика этабы узды. Экспертлар советы мәгълүматлары буенча, техэкспертларны да кертеп исәпләгәндә, бәйгедә 23 төбәктән 2500 кеше катнашкан.

Әлеге күләмле чемпионатта «Алтынчәч» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменнән — 9 бала, зурлар төркеменнән 1 бала үз осталыкларын сынады. Бәйге катнашучылардан һөнәрләр турында тирән белем, эш коралларын танып белү, иң мөһиме — сайланган һөнәр иясенең эшчәнлеген аңлатып күрсәтә алуны таләп итте. Чемпионатның Бөтенроссия күләмендә узуы сәбәпле, чыгышлар рус телендә башкарылды.

Балалар түбәндәге компетенцияләр буенча чыгыш ясады:

— «Мәктәпкәчә тәрбия» компетенциясендә — Гомәр Хәертдинов (остазы Лилия Рафак кызы Мостафина, техник эксперты Алинә Ильнур кызы Хөсәенова);
— «Программалаштыру» компетенциясендә — Раян Мирзануров, Лилия Хазиева (остазлары Кадрия Вәсим кызы Адгамова, техник эксперты Айзилә Гавис кызы Губаева);
— «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» компетенциясендә — Павел Амерзьянов (остазы Кадрия Вәсим кызы Адгамова, техник эксперты Инзилә Марсель кызы Давлетшина);
— «Ресторан сервисы» компетенциясендә — Таңсылу Бикмухаметова (остазы Нурия Муллаян кызы Басыйрова, техник эксперты Чулпан Инсаф кызы Басыйрова);
— «Рәсем эшчәнлеге» компетенциясендә — Илина Салимгараева (остазы Дилбәр Мөдәрис кызы Асылова, техник эксперты Айсылу Артур кызы Салимгараева).

Яшь осталарга волонтерлар буларак Марьяна Валемова, Раил Ямилов, Лиана Хәкимова, Самат Сафетдинов ярдәм күрсәтте.

Нәтиҗәләр 16 февраль көнне игълан ителде. Иң куанычлысы — Гомәр Хәертдинов «Мәктәпкәчә тәрбия» компетенциясендә мактаулы I урын яулап, төбәкара этапка юллама алды.

Башка катнашучылар да уңышлы чыгыш ясап, махсус номинацияләрдә җиңүче булдылар:
Илина Салимгараева — «Иң игътибарлы»,
Павел Амерзьянов — «Иң коммуникатив ЮХИДИ инспекторы»,
Таңсылу Бикмухаметова — «Татар халык кунакчыллыгының энҗе бөртеге»,
Лилия Хаҗиева һәм Раян Мирзануров — «Иң дус пар».

Яшь мастерларыбызны, аларның әти-әниләрен һәм педагогларын чын күңелдән котлыйбыз! Гомәргә һәм остазы Лилия Рафак кызына төбәкара этапта уңышлар телибез.

«Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты: 2026 елгы диспансеризациядә 5 кешедә хроник авырулар ачыкланды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев