Актаныш

Актаныш районы

16+
Сәламәтлек сагында

«Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты: 2026 елгы диспансеризациядә 5 кешедә хроник авырулар ачыкланды

Актаныш үзәк район хастаханәсендә «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында тормышка ашырылучы 2026 елгы диспансеризация йомгакларына башлангыч нәтиҗәләр ясалды. Саннар бу программаның никадәр популяр һәм мөһим икәнлеген ачык күрсәтә: диспансеризация узган 1 426 кешенең бишесендә хроник авырулар барлыгы ачыкланды. Алар бүген дәвалану курсы уза.

Сәламәт булуның иң яхшы ысулы – вакытында диспансеризация һәм профилактик медицина тикшеренүләре узу. Күп кенә авырулар иртә стадияләрендә үзләрен сиздерми, бары тик симптомнарга гына нигезләнеп диагноз кую – һөнәри яктан дөрес түгел.


 «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты россиялеләргә үз сәламәтлекләрен контрольдә тотарга ярдәм итә – моның өчен системалы рәвештә диспансеризация үтү сорала.  2026 елда организмны комплекслы тикшерү программасы тагын да киңәйде: С гепатитына скрининглар өстәлде, репродуктив сәламәтлек тикшеренүләре киңәйтелде, яңа диагностика ысуллары кертелде.

Актаныш үзәк район больницасында 2026 елда диспансеризация йомгакларына башлангыч нәтиҗәләр ясалды. Саннар бу программаның никадәр популяр һәм мөһим икәнлеген ачык күрсәтә:

Күрсәткеч Кеше саны
Диспансеризация узганнар (2026 елның 17 февраленә) 1 426
Профилактик тикшерү узганнар 215
Репродуктив сәламәтлек тикшерүе (хатын-кызлар һәм ир-атлар) 358

2026 елдагы тикшеренүләр нәрсә күрсәтә

Иртә диагностика – бу хисап саннары гына түгел, ә табиблар тарафыннан коткарылган гомерләр һәм авыруларга юл куймау. Вакытында уздырылган тикшеренүләр нәтиҗәсендә 2026 елның 17 февраленә Актаныш районы үзәк хастаханәсендә түбәндәге авырулар ачыкланды:

  • Кан әйләнеше системасы авырулары – 3 кеше. Бу пациентлар хәзер инфаркт-  инсульт булдырмау масатыннан табиб күзәтүендә  һәм кирәкле дәвалау алалар.

  • Ашкайнату органнары авырулары – 2 кеше. Иртә стадиядә ачыклау туклану һәм яшәү рәвешен яхшыртырга, авыруларның хроник формага күчүен булдырмаска мөмкинлек бирә.

Саннар үзләре сөйли

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, профилактик тикшеренүләр узган гражданнарның якынча 70% ында инфекцияле булмаган авырулар үсешенең кимендә бер фактор ачыклана. Бу сәламәтлеккә янаучы куркынычларны иртә ачыклауның төп коралы буларак диспансеризациянең әһәмиятен ассызыклый.

 

Бу никадәр мөһим?

Күп кенә куркыныч авырулар – йөрәк-кан тамырлары патологияләре, шикәр диабеты, онкология – башлангыч этапларда симптомсыз узалар. Кеше үзен сәламәт хис итә, ә авыру инде үзенең җимергеч эшен башлый. Диспансеризация :

  • Авыруларны иртә стадиядә ачыклап, иң нәтиҗәле дәвалау билгеләргә;

  • Куркыныч факторны табып, аларны вакытында төзәтергә;

  • Сәламәт яшәү рәвеше буенча тәкъдимнәр алырга;

  • Хроник авыруларны контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

2026 елда кем диспансеризация уза ала?

Агымдагы елда диспансеризацияне  2008, 2005, 2002, 1999, 1996, 1993, 1990, 1987 елда туган гражданнар, шулай ук 40 яшьтән өлкәнрәкләр уза ала:

Диспансеризация үтү өчен паспорт һәм ОМС полисы булу кирәк. 

Сәламәтлегегез – сезнең кулда

Кадерле актанышлылар!

Сәламәтлегегез турында кайгыртуны иртәгәгә калдырмагыз. Профилактик тикшерү берничә сәгать кенә вакытыгызны алыр, әмма сезнең актив тормышыгызны озайтыр. 

Исегездә тотыгыз: авыруны дәвалаганчы, аның барлыкка килүен кисәтү җиңелрәк. Бүген үк диспансеризация узыгыз – иртәгәге сәламәт көнегезне үзегезнең кулда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев