Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Балачактан патриотларны тәрбиялибез

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү - күпкырлы эш ул.

   Патриотик тәрбия бирү ул  бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына, халкы тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан тора. Безнең балалар бакчасында  патриотик тәрбия бирү эше эзлекле рәвештә алып барыла: авылдашларыбыз – хәрби интернационалист-сугышчылар, күренекле кешеләре белән очрашулар, тематик акцияләрдә, конкурсларда катнашу, күргәзмәләр, бәйрәмнәр оештыру. Күптән түгел зурлар төркеме балалары Әнәк авылында Шәрип Шәймиев исемендәге музей йортына экскурсиягә барды. Экскурсияне музей хезмәткәре Айгөл апасы нәниләргә кызыклы итеп башлап җибәрде. Экскурсия  ишегалдында урнашкан хуҗалык корылмаларны караудан башланды. Балалар элекке замандагы крестьян хуҗалыгында кирәкле инструментлар, кирәк- яраклар белән таныштылар. Икмәкнең өстәлгә ничек эләгү юлын  күрделәр.Аннан соң экскурсияне безнең беренче президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шаймиевның туган йортында дәвам иттек. Күренекле авылдашыбызның  туып үскән йортында балалар конкүреш предметлары белән, татар милли бизәкләре, гаиләнең гореф- гадәтләре белән таныштылар. Экскурсия ахырында нәниләребезне апалар тәмле күчтәнәчләр белән сыйладылар. Бу экскурсия балалар күңелендә якты эз калдырыр дигән фикердә калам. Музей җитәкчесе Гыйбадуллина Гөлназ Фаил кызына, Ибатуллина Айгөл Айрат кызына, Гильмуллина Алиягә рәхмәтебезне җиткерәбез, тагын яңа экскурсияләргә чакыруларны көтеп калабыз.

     Пучы балалар бакчасы тәрбиячеләре Шакирова Л.К.,Имамова О.В.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев