Бүген район мәктәпләре укытучыларына ноутбуклар тапшырылды
2023 ел Россия Федерациясендә Педагог һәм остаз елы итеп билгеләнде.
Шуңа күрә дә мөгаллимнәрне хөрмәтләү, аларның авыр, җаваплы хезмәтләрен бәяләү буенча төрле чаралар оештырылып тора.
Бүген район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә мәктәп директорлары катнашындагы киңәшмә күңелле мизгелләр белән башланды.
Педагогларга район башлыгы Ленар Рафак улы электрон әсбап- ноутбуклар бүләк итте. Шул рәвешле бүген 136 райондашыбыз кыйммәтле җиһазга лаек булды.
Әлеге ноутбуклар хөрмәтле педагогларыбызга уку-укыту эшен нәтиҗәлерәк итү өчен зур ярдәм булачак.
2022 - Цифрлаштыру елында районыбыз мөгаллимнәренә 258 ноутбук тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев