Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

«Бүләк» аланының ябылу тантанасы: Күңелле дә, моңсу да, диләр

Биредә ял итүче балалар сәләт дөньясында кайнадылар, яңа күнекмәләр үзләштерделәр.

Яңа табышлар, яңа кичерешләр, яңа дуслар... Төрле кызыклы чараларда һәм ярышларда үзләренең көчләрен сынап кайттылар. Лагерьда узган һәр күңелле вакыйга җәйге ялның матур мизгеле булып сәлкешләр күңелендә уелып калачак.

Ябылу тантанасы да мәртәбәле кунаклар катнашында истә калырлык итеп оештырылган иде. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хәмәтҗанова-Хаева балаларга үзләре яшәгән төбәкләргә, әти-әниләренә бәрәкәтле Актаныш җиреннән кайнар сәламнәр җиткерүләрен теләделәр. 

Балаларның кайсы белән сөйләшсәк тә фикерләре бер — «Бүләк» иң яхшы алан, иң күңелле урын! Ә менә аерылышу дуслар һәм иптәшләр, җан атып торучы әйддаманнар белән моңсу, диләр. Тәмле, телне йотарлык ризыклар белән сыйлаучы пешекчеләргә дә, пөхтәлек һәм чисталык өчен җаваплы техник хезмәткәрләргә дә ихлас рәхмәт әйтәләр. Хәерле юл сезгә, кадерле балалар һәм әйдаманнар! Актаныш ул үзенә тартып тора, шуңа күрә дә хушлашырга безнең як белән ашыгу кирәкми дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев