Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Быел БДИ тапшыру турында гаризалар 1 февральгә кадәр кабул ителә

1 февральдән соң гаризалар Россия Федерациясе субъектының дәүләт имтихан комиссиясе карары белән генә кабул ителә ала. 2017 елда бердәм дәүләт имтиханында катнашуга гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә ТАСС Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә сылтама белән. Гаризада БДИ тапшыручының кайсы предметлардан имтихан бирәчәге...

1 февральдән соң гаризалар Россия Федерациясе субъектының дәүләт имтихан комиссиясе карары белән генә кабул ителә ала.
2017 елда бердәм дәүләт имтиханында катнашуга гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә ТАСС Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә сылтама белән.
Гаризада БДИ тапшыручының кайсы предметлардан имтихан бирәчәге теркәлгән булырга тиеш, алар сан ягыннан чикләнми.
1 февральдән соң гаризалар Россия Федерациясе субъектының дәүләт имтихан комиссиясе карары белән, гариза бирүченең төпле сәбәбе (әйтик, авырып китү яки башка сәбәп документ белән расланган булырга тиеш) булганда гына кабул ителә ала, ләкин имтиханнар башланырга ике атна калгач ул мөмкинлек булмый.
Быел укуын тәмамлаучылар өчен ике имтихан - рус теле һәм математика - мәҗбүри тапшырылырга тиеш була. Аларны уңышлы тапшыру урта гомуми белем турында аттестат алу өчен кирәк. Калган предметларны исә имтиханда катнашучы үзе сайлап ала, алар бигрәк тә югары уку йортында белем алуын дәвам иттерүчеләр өчен кирәк. Гаризаларны укучылар, моңа кадәр укуын тәмамлап чыкканнар үзләренең кемлеген раслый торган яки әти-әниләренең/вәкаләтле затларның документы нигезендә шәхси язып тапшырырга тиеш була.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/01/11/132932/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев