Бүген Качкын авылында гомер кичерүче Хамаева Гөлсинә Мөхәмәдияр кызы үзенең күркәм гомер бәйрәмен — 90 яшьлек олы юбилеен каршылады.
Юбилярны истәлекле көне белән башкарма комитет җитәкчесенең эшләр идарәчесе Фәрит Сәетгали улы һәм Усы авыл җирлеге башлыгы Эльвира Вазиева тәбрикләде.
Әлеге җылы котлауларга без дә кушылабыз! Исән-сау булып, сәламәтлеккә туеп, якыннарының күңел җылысын тоеп яшәргә язсын!
Нет комментариев