22 сентябрь — Бөтендөнья автомобильсез көн
Ышаныч һәм иминлек

22 сентябрь — Бөтендөнья автомобильсез көн

Актаныш районының 2 нче санлы мәктәбендә ЮИД отряды җитәкчеләре һәм укучылар әлеге акциягә кушылды. Алар автомобильсез йөргән юл хәрәкәтендә катнашучыларны билгеләп, истәлеккә блокнот, ручка һәм буклетлар тапшырдылар.

Чара барышында «Юл куркынычсызлыгы» ДБУ бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова юлда йөрүче һәркемне игътибарлы һәм сак булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды.

Бөтендөнья автомобильсез көне — юл хәрәкәте иминлегенә, әйләнә-тирә мохиткә һәм сәламәт яшәү рәвешенә игътибарны җәлеп итүгә юнәлтелгән акция.

 


Нет комментариев