Күрше Башкортстанның «Солнечный» сәүдә үзәгендә дәһшәтле янгын: дүрт кеше һәлак булды
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Күрше Башкортстанның «Солнечный» сәүдә үзәгендә дәһшәтле янгын: дүрт кеше һәлак булды

Янгын Стәрлетамак шәһәренең Коммунистик урамындагы сәүдә-хезмәт күрсәтү комплексының икенче катында чыккан. Коткаручылар 17 кешене эвакуацияләгән, җидесе зыян күргән, шуларның өчесе һәлак булган. Тагын берничә кеше пешүләр һәм башка җәрәхәтләр алган.

Һәлак булган өч кеше углекислый газдан агуланган. Янгында зыян күрүчеләрнең гомуми саны җидегә җиткән.

Һәлак булучылар арасында өч туган апалы-сеңелле: 33 яшьлек Виктория, 27 яшьлек Алина һәм 29 яшьлек Елизавета. Алар сәүдә үзәгенә туган көн бүләге алырга килгән булган. Дүртенче һәлак булучы — 51 яшьлек кеше.

Башкортостан Республикасының Тикшерү комитеты РФ Җинаять кодексының 109 статьясы 3 өлеше буенча — саксызлыктан ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китерү буенча җинаять эше кузгаткан. Сәүдә үзәге хезмәткәрләренең берсе янгын вакытында сигнализация эшләмәгән дип сөйләгән. Алдын ала мәгълүматлар буенча, янгын сәбәбе кыска ялгану булырга мөмкин.

Янгыннан соң Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров «Солнечный» сәүдә комплексына охшаш сәүдә үзәкләрен тикшерергә кушкан. Бүген вакыйга урынында гадәттән тыш хәлләр комиссиясе дә җыелырга тиеш.


Нет комментариев