Актанышның беренче санлы мәктәбендә Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне билгеләп үтелде
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Актанышның беренче санлы мәктәбендә Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне билгеләп үтелде

Бу дата гражданнарны юл хәрәкәте иминлегенә, юлда үз-үзләрен җаваплы тотуга һәм хәрәкәт итүнең альтернатив ысулын сайлау мөмкинлегенә игътибар итәргә чакыра. Халыкара акциянең максаты — халыкның игътибарын машиналарның артык күп булуы һәм аларның экологиягә тискәре йогынтысы проблемасына җәлеп итү.

 

22 сентябрьдә Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне билгеләп үтелә. Бу дата гражданнарны юл хәрәкәте иминлегенә, юлда үз-үзләрен җаваплы тотуга һәм хәрәкәт итүнең альтернатив ысулын сайлау мөмкинлегенә игътибар итәргә чакыра. Халыкара акциянең максаты — халыкның игътибарын машиналарның артык күп булуы һәм аларның экологиягә тискәре йогынтысы проблемасына җәлеп итү.

Шул исәптән, Актанышның беренче санлы мәктәбе дә бүген әлеге акцияга кушылды. «Мәктәпкә җәяү йөрүче укытучы» номинациясендә:

— рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйлаҗева Чулпан Тәлгать кызы,

— инглиз теле укытучысы Фәхразыева Илина Хавил кызы,

— озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе Әхмәтдинова Гөлнара Гранит кызы.

«Мәктәпкә җәяү йөрүче укучы» номинациясендә:

— 1а сыйныф укучысы Гыйлаҗева Зәлинә,

— 4а сыйныф укучысы Газизов Минтимер,

— 6б сыйныф укучысы Ситдикова Резеда,

— 9т сыйныф укучысы Гыйлаҗева Ясминә ия булдылар.

Аларны тантаналы рәвештә «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтова Ләйсән Рәдиф кызы бүләкләп китте.

 


Нет комментариев