Чулпан Шәрипова өчен тавыш бирик!
Безнең мәгариф

Чулпан Шәрипова өчен тавыш бирик!

Актаныш районыннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы «Иң яхшы татар теле укытучысы – 2026» исеменә дәгъва итә.

«Миллиард.Татар» проектының «Ел татарлары» рейтингында «Иң яхшы татар укытучысы – 2026» номинациясендә тавыш бирү башланды.

Әлеге номинациядә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Шәрипова да катнаша.

Чулпан Шәрипова — Актаныш районында татар телен һәм әдәбиятын укытуга үз өлешен керткән тәҗрибәле педагог. Ул балаларга туган телнең матурлыгын һәм байлыгын җиткерү, татар әдәбиятына кызыксыну уяту юнәлешендә хезмәт итә.

«Иң яхшы татар укытучысы – 2026» номинациясендә Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән килгән педагоглар катнаша.

Актанышлылар, якташлар, Чулпан Шәриповага үз тавышыбызны бирик!

Тавышны «ВКонтакте», Telegram һәм «Миллиард.Татар» сайтында бирергә мөмкин.

Финал этабы 12 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләрнең исемнәре 2 декабрьдә билгеле булачак.


Нет комментариев