Чөгәнә башлангыч мәктәбе-бакчасы коллективы мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкән хезмәттәшләрен Укытучылар һәм Өлкәннәр көне белән котлады.
Очрашу барышында өлкәннәребезгә еллар дәвамында куйган хезмәтләре, кылган изгелекләре һәм яшь буынга биргән тәрбияләре өчен ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Коллектив аларга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет-шатлык теләде. Янәшәдәгеләренең җан җылысын тоеп, җылы караш һәм игътибарга төренеп, һәр көнне кадер-хөрмәттә үткәрүләрен теләп калдылар.
Нет комментариев