Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр мәктәпкә кереп, укытучыларга изге теләкләрен җиткерде.
Бүген Чөгәнә балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр Укытучылар көне уңаеннан мәктәпкә кереп, укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.
Кечкенә балаларның ихлас котлавы укытучыларга аеруча җылы хисләр бүләк итте. Алар педагогларга хезмәтләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм гаилә бәхете теләделәр.
Укытучыларның көндәлек хезмәте зур сабырлык, җаваплылык һәм тырышлык таләп итә. Нәниләрнең матур теләкләре исә әлеге изге хезмәткә хөрмәтнең бер матур чагылышы булды.
Нет комментариев