Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

РОССИЯ ПАТРИОТЛАРЫ: Кадет-интернат мәктәбендә һәр яңа уку атнасы дәүләт флагларын күтәреп башлана (фото һәм видео)

Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов 2022 елның 1 сентябренән илебезнең һәр мәктәбендә уку атнасы Россия гимнын башкарудан һәм дәүләт флагын күтәрүдән башланачак, дип хәбәр итте. Президент Владимир Путин Мәгариф министрының башлангычын хуплады. Хәзер Татарстан әлеге башлангычны беренчедән булып хуплап алды, барлык төп һәм гомуми белем бирү йортларында, колледжларда уку атнасының беренче көнендә патриотик тәрбия чаралары уза.

                  Районыбызның Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбендә яңа уку елының беренче атнасы нәкъ әлеге канунны үтәп башланып та китте. 

                 Патриотик тәрбия алгы планга куелган уку йортында әлеге яңалык коллективта бернинди гаҗәпләнү хисләре уятмады.

Чөнки һәр чара кадетларның мәйданга Җиңү байрагы алып керүе белән башлана иде. Хәзер атналык линейкада Россия һәм Татарстан флагларын күтәрү дә өстәлде. 

 Дәүләтебез символларын күтәрү мәктәпнең алдынгы укучыларына тапшырылды. Флаглар күтәрелгәндә укучылар Россия һәм Татарстан гимннарын да җырлый. Күпчелек укучылар гимнның сүзләрен ныклап ятлаган инде. 

                Беренче линейка тәмамланганнан соң укучылар "Мөһим темага сөйләшүләр" дәресенә җыела.

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Радислав Авзалов 7нче сыйныф укучыларына беренче дәрестә дәүләт символлары турында аңлатты. 

 

-Кадетларыбызда иң мөһим постулатлар- кыюлык, патриотизм, Туган илгә мәхәббәт тәрбияләүне алга куеп эшлибез. Быелгы уку елында "Мөһим темага сөйләшүләр" дәресе кертелде. Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү, дәүләт символларына карата мәхәббәт һәм хөрмәт булдыру, туган илең белән горурлану - бу дәресләрнең төп максаты. Җәмгыять белеме дәресләрендә дә бу темага басым ясый башладык, -ди Радислав Авзалов.

               Ел дәвамында "Мөһим темага сөйләшүләр" дәресендә гражданлык, патриотик, әхлак, экология, тарихи һәм башка тәрбияви темаларга әңгәмәләр оештырылачак.

           Кадет мәктәбендә 136 укучы белем ала. Уку йортында 5 көнлек белем бирү системасы. Кадетлар атнаның җомга көнендә өйләренә тарала. Әти-әниләре йортына кайтып киткәнче сыйныфлар янә тантаналы линейкага тезелә. Дәресләргә кадәр дәүләт символлары- Россия һәм Татарстан флаглары төшерелә, укучылар бу вакытта гимнны да башкара. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев