2023 ел - Укытучылар hәм остазлар елы» дип игълан ителде. Әлеге уңайдан республиканың өстәмә белем бирү педагоглары арасында мастер-класслар бәйгесе үткәрелде.
Бәйгедә Актаныш районы Балалар иҗат үзәге директоры Фәйзрахманова Резеда Наил кызы катнашып "Иҗади юнәлеш" номинациясендә җиңүгә иреште. Афәрин, котлыйбыз!
Нет комментариев