КОТЛЫЙБЫЗ! Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның инглиз теле укытучысы Румия Данис кызы Темел «Авыл укытучысы – 2024» республика конкурсында катнашып, «Җиңүгә омтылыш» номинациясендә җиңү яулады!
Конкурста уңышлы чыгыш ясаган мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләр белән 2 октябрь көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин очрашты.
Җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары, дипломнар тапшырды. Румия Данисовнаны, аны конкурска әзерләгән методик эшләр буенча директор
урынбасары Юлия Валентиновнаны, гимназия директоры Венера Хаматнасыйховнаны җиңү белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев