Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

«Мәгариф» һәм «Гаилә» журналларының яңа санында Актаныш районы тарихчыларының эш тәҗрибәсе яктыртылган

Бүген районыбызның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында «Кама аръягы татарлары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүнең актуаль проблемалары» форумы эшли. Форумда катнашучыларга «ТАТМЕДИА» АҖ «Мәгариф» журналы зур бүләк ясап, «Мәгариф» һәм «Гаилә» журналларының яңа саннарын бүләк итеп таратты.

"Мәгариф" һәм "Гаилә" журналларының яңа саннары бүгенге форум эшчәнлегенә бик тә аваздаш. Әлеге матбугат битләрендә тарих фәнен өйрәнүгә багышланган мәкаләләр шактый. Алар арасында Актаныш районы тарихчыларының язмаларын уку сөенечле.

Мәсәлән, "Гаилә" журналы Актанышныж икенче санлы мәктәбенең тарих укытучысы Инсаф Әмирханов турында "Без "чәкчәк" милләте генә булып калырга тиеш түгел" язмасын бастырган.

Афәрин, мөгаллимнәребез, алга таба да туган ягыбыз, туган халкыбызның тарихын, үткәнен өйрәтүдә фидакарьләрчә хезмәтегез дәвамлы булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев