Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Мәктәпләрне караганда: Актанышның икенче мәктәбе «Татнефть» грантына химия, биология кабинетларына ремонт ясаган

Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов район үзәгендәге уку йортларының яңа уку елына әзерлегенә бәя бирде.

Актанышның аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы мәктәбе яңа уку елына ныклы әзерлек белән килә. Коллектив быел «Татнефть» гранты отып,  4 миллион 800 мең сумлык акчага ия була. Әлеге сумманың 1, 5 миллионына   химия, биология кабинетларына ремонт ясаганнар, калган акчага җиһазлар кайткан. Бүген әлеге җиһазларны көйләү бара. 

Мәктәп яңа уку елын 724 укучы белән башлап җибәрә, 9 нчы сыйныфны 70, унберенчене 20 укучы өлгергәнлек аттестаты белән тәмамлаячак. Ә беренче сыйныфка 54 сабыйны көтәләр, алар өчен 2 сентябрь көнне тәүге кыңгырау чыңлый. 

Мәктәпкә косметик төзекләндерү үткәрүгә ата-аналар да ныклы ярдәм күрсәткән. Мәктәп директоры Илназ Шәрипов барлык әти-әниләргә уку йортын яңа уку елына әзерләүдәге булышлыклары өчен рәхмәт әйтте. 

60 мөгаллим, 20 техник персоналны туплаган коллективка уку елына мәктәпне яхшы әзерләгән өчен Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов бүгенге караулар барышында рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев