Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

«Мәңгелек балачак илендә» – Ленар Шәех белән очрашу

Бүген «Әтәчкәй» балалар бакчасында «Мәңгелек балачак илендә» дип исемләнгән әдәби чара һәм күренекле якташыбыз Ленар Шәех белән очрашу узды

Чара Актаныш Үзәк балалар китапханәсе, шулай ук 1нче һәм 2нче мәктәпләрнең 1нче сыйныф укучылары белән берлектә оештырылды. Очрашуның төп максаты — балаларны туган як әдипләре белән таныштыру, күңелләрендә әдәбиятка кызыксыну уяту.

Кичәнең иң җанлы һәм дәртләндерүче мизгеле булып, Ленар Шәехнең шигырьләрен балаларның үзләре сөйләве тора. Нәкъ менә шушы мизгел очрашуга җылы, ихлас рух өстәде, һәркемнең күңеленә тирән эз салды.

 Чараны оештыруда:

Исламова Зөһинә Гафурҗан кызы – китапханәче

Галиева Алена Миннесәниф кызы – Актаныш Үзәк балалар китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе үзләренең тырышлыгы белән зур өлеш керттеләр.

 

Очрашу барышында Ленар Шәех түбәндәгеләрне билгеләп узды:

«Якташлар белән очрашу һәрвакыт күңелгә аеруча якын. Балалар янына — бакчаларга да, мәктәпләргә дә — зур теләк белән киләм».

Ленар Шәех (Миннемохимович) турында кыскача

 – шагыйрь, язучы, журналист, тәрҗемәче, галим
 – филология фәннәре кандидаты (2012)
 – Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты (2013)
 – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2020)
 – Андерсен исемендәге халыкара премия лауреаты

Мондый очрашулар — балаларыбыз күңеленә әдәби мираска мәхәббәт орлыклары салучы әһәмиятле чаралар. Балаларның әдәбият дөньясына тәүге адымнары нәкъ менә шундый очрашулардан башлана!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев