Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Педагогларның традицион август киңәшмәсен каршылап: Актаныш тәрбиячеләре заманча мәктәпкәчә белем бирү турында сөйләште

8 нче август көнне 1 нче санлы балалар бакчасында «Заманча мәктәпкәчә белем бирү: Федераль мәктәпкәчә белем бирү программасы шартларында тәрбия, белем бирү һәм үсеш эчтәлеген яңарту» темасы астында район балалар бакчалары тәрбиячеләренең август секцион киңәшмәсе узды.

Киңәшмәне район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү буенча методисты Наилә Назиф кызы башлап җибәрде. Ул 2023-2024 уку елына йомгак ясап, яңа уку елына куелган максат һәм бурычлар белән таныштырды. 

Киңәшмә тәрбиячеләрнең чыгышлары, мастер-класс, эшлекле уеннар белән үрелеп барды. Әлеге чыгышларда балалар бакчаларының көн кадагына суккан темалары яктыртылды. Алар арасында Федераль белем бирү программасы нигезендә балалар бакчасы педагогларының көндәлек тәрбия-белем бирү процессын планлаштыру; мәктәпкәчә яшьтәге балаларда финанс грамоталылыгын формалаштыру, патриотик тәрбия бирүдә интерактив технологияләр; мәктәпкәчә яшьтәге балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү; «Яшь мастер» балалар чемпионатын оештыру һәм үткәрүнең техник аспектлары кебек темалар аеруча кызыклы булды. Конференция кысаларында тәрбиячеләр арасында Фән һәм технологияләр елына багышланган «Һөнәрләр күпере» бәйгесе оештырылды.

Тәрбиячеләр төрле номинацияләрдә һөнәрләренә туры китереп тегелгән курчаклар тәкъдим иттеләр. Бәйгегә барлыгы 102 курчак кабул ителеп, алар арасында һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. 

Балалар бакчасында хезмәт куйган тырыш, сабыр, иҗади, бала җанлыклы педагогларыбызга яңа уку елында ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп калабыз.

Тәрбиячеләрнең район методик берләшмәсе
җитәкчесе Сабирова Эльвира Рафис кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев