Район балалар бакчалары тәрбиячеләренең уртача яше 44-48 яшь
Актаныш районының мәктәпкәчә тәрбия тармагын 32 балалар бакчасы тәшкил итә. Шуларның 8-е гомуми үсеш бирүче, 1-се катнаш төрдәге, 23-е структур бүлекчә. Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында 1029 балага 139 педагогик хезмәткәр тәрбия һәм белем бирә.
Тәрбиячеләрнең уртача яше район үзәге, Пучы, Яңа Әлем балалар бакчаларында 44 яшь; авыл балалар бакчаларында 48 яшь.
3 елга кадәр эшләүче яшь педагоглар 10 (7 процент), 20 елдан артык стажлылар 69 (50 процент).
Һәр база балалар бакчасының өстенлекле эш юнәлеше билгеләнгән.
- Яңа Әлем балалар бакчасыныкы- театр эшчәнлеге,
- Пучы балалар бакчасыныкы «Балалар бакчасында балаларга финанс грамоталылыгы буенча беренчел белем бирү»,
- «Гомуми үсеш бирүче 1 нче балалар бакчасы"ныкы «Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә ата-аналар белән социаль хезмәттәшлек»,
- «Гомуми үсеш бирүче 2 нче балалар бакчасы»ныкы «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру»;
- «Гомуми үсеш бирүче 3нче балалар бакчасы"ныкы «Туган илнең милли байлыкларына, теленә, мәдәниятенә, традицияләренә кызыксыну уяту, сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү»,
- «Гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы»ныкы «Мәктәпкәчә яшьтәге тәрбияләнүче балаларның гаиләләре белән үзара хезмәттәшлек аша әхлакый-патриотик тәрбия бирү";
- «Катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы»ныкы «Заманча алымнар һәм технологияләр кулланып, балаларга патриотик тәрбия бирү»;
- «Гомуми үсеш бирүче 7 нче балалар бакчасы»ныкы «Мәктәпкәчә яшьтәше балаларга кече яшьтән башлангыч һөнәри юнәлеш бирү»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев